Картина (рәсем) белән эшләү өчен ярдәмлек

1. Игътибар белән картинаны кара. Жанрын һәм авторын билгелә.
2. Картинада кайсы вакыт сурәтләнгән дип уйлыйсың? Нәрсәгә нигезләнеп син мондый нәтиҗәгә килдең?
3. Бу чор, шәхесләр турында син ниләр беләсең?
4. Картинадагы геройлар, предметлар турында ниләр әйтә аласың? Һәр персонажга, предметка телдән портрет-сыйфатнамә бир.
5. Картина белән танышу синең белемнәреңне киңәйттеме? Аңлатып бир.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ