ҮЗЕМ

Туган җирем: Лениногорский районы, Ормышлы авылы
Эш урыным: Түбән Мактама гомуми урта белем бирү мәктәбе
Белемем: югары, Казан дәүләт университеты, 2004
Белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вазыйфам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яраткан шагыйрем: Һади Такташ, Габдулла Тукай
Яраткан язучым: Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев
Кызыксынуларым: ландшафт дизайны, театр, сәяхәт, әдәби әсәрләр уку

Эссе

ЯРАТКАН ЧӘЧӘКЛӘРЕМ

Болындагы чәчәкләргә сокланып карап торам… Алар арасында ниндиләре генә юк?! Бик купшылары, гади генә таҗлылары, аллы-гөллеләре, хуш ислеләре… Бу гүзәллек күзләрне камаштыра, күңелләргә рәхәтлек бирә.

Укучыларымны шул чәчәкләргә тиңлим мин. Менә — Фирүзә. Ул купшы чәчәк кебек. Чибәр генә, озын кара толымлы, һәрвакыт пөхтә, матур киенеп йөри. Дәрестә дә һәр сүзен сайлап, матур төгәл итеп җавап бирә. Әнә — Рузалин. Һәр гади генә җавабында да тирән мәгънә ята аның. Һәр сүзен үлчәп кенә, әкрен генә сөйли. Менә — Айдар. Ул әдәби әсәрләр укырга ярата. Дәреслекләрдән алдан ук укып чыга, өстәмә дә әзерләнә. Айдарның һәр дәрестә төпле җавап бирүенә, бирәчәгенә ышанам мин. Әнә – Мансур. Ул дәрестә җавап бирергә ашкынып тормый, әмма кайчан сорасаң да, аның җавабы әзер. Ә “беренчеләр”емне аллы-гөлле чәчәкләргә тиңлим. Аларның һәрберсе төрле-төрле, мең сорау бирәләр, һәр нәрсә белән кызыксыналар…

Укытучы буларак минем төп вазыйфам – әнә шул “чәчәкләрем”не җил-яңгыр тидермичә, сабакларын сындырмыйча, бөреләрен зәгыйфьләмичә үстерү.

Туган тел мөгаллимәсе буларак төп максатым – туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

“Чәчәкләрем” вакытында бөреләнеп, матур чәчәккә әверелсен өчен мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр – остазым А.Г.Яхин методикасын, Ә.Рәхимовның “Үстерелешле укыту технологиясе”н, Сингапур проекты – һәм башкаларны кулланам. Дәресләрдә күпчелек парларда, төркемнәрдә һәм командада эшләүгә өстенлек бирәм.

Укытучы, заман куйган таләпләрдән бер адым алда барган очракта гына укучысын кызыксындыра, фән белән җәлеп итә ала, дип уйлыйм мин. Шунлыктан һәрдаим белемемне күтәрү һәм камилләштерү өстендә эшлим.

Яңа информацион технологияләр үзләштерәм, семинарларда, мастер-классларда катнашып, һөнәри осталыгымны күтәрәм.

Укучыларымның һәр уңышына, тормышта үз урыннарын табуларына сөенәм мин.

Дәресләремә күпме генә әзерләнсәм дә, мөгаен, бер дәрескә дә дулкынланмыйча керә алмыйм бугай. Бар нәрсә белән кызыксына торган 6 нчы сыйныф укучылары бүген нинди сораулар белән каршы алыр, 10 нчы сыйныф укучылары күңелендә кичә укыган әсәр урын алды микән, 1 нче сыйныфларым татар теленең үз хәрефе – “Ә”не онытмадылармы? Дәресләр беткәч, укучыларымның уңышларына сөенсәм, һаман да диктанттан начар билге алган 9 нчылар турында уйлыйм. Имтихан бирә алырлармы, киләчәктә авырлыкны җиңә алырлармы?..

…Укытучы өчен укучылары остазларының юлын дәвам итүе дә – олы куаныч. Ике укучым – Ләйсән Каюмова һәм Алисә Фәрзиева – бүген инде үзләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Бер-беребез белән киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшлибез.

…Унынчыларымның иҗади эшләрен тикшерәм. Кулыма Илүзәнең “Игелекле исем калдырырлык итеп яшәү рецепты”н алам, анда мондый юллар бар: “Иң беренче әти-әнине хөрмәтләү, башка кешеләргә карата яхшы булуны кушам. Тәмәке тарту, аракы эчү; әшәке, ямьсез телле булу кебек ингредиентларны кушмыйм. Аларны кушсаң, ризыгыбыз тәмсез килеп чыгачак.

Шуннан белемгә омтылу, кешеләргә ярдәм кулы сузу, укымышлы булу кебек әйберләрне кушам да, әйбәтләп туглыйм. Өстенә бераз юмор, елмаю, «тәмле телле булу»ны сибәм. «Игелекле исем» әзер! Ашыгыз тәмле булсын!”

Бу “Игелекле исем калдырырлык итеп яшәү рецепты”н һәр укучы-чәчәгем күңеленә сала алсам, миннән дә бәхетле кеше, мөгаллимә булмаячак!