Могҗизалар кыры

Дәресләремдә яратып кулланган алымнарымның берсе — «Могҗизалар кыры» уены. Әлеге уен-алым ЯФББС гамәлгә ашыру өчен дә отышлы:

беренчедән, актуальләштерү, сораулар ярдәмендә өйгә эшен тикшерү;

икенчедән, мотивация — укучыларга «Могҗизалар кыры» уены уйныйбыз, дип әйтүгә алар рухланып, дәрескә тартылып китә;

өченчедән, ЯФББС дәреснең темасын укучылар билгеләүне таләп итә!

Әлеге уенны дәрестә ничек кулланам соң?! Күренекле классигыбыз Дәрдемәнд иҗаты мисалында аңлатып китәм. Тактага 9 шакмактан торган таблица сызам, һәр шакмак астына номер куям. Алдан ук һәр санга сорау әзерлим (өй эше, яки алда үтелгән темалар буенча). Укучыларымнан: «Кайсы хәрефне ачабыз?» — дип сорыйм, шул сан астындагы сорауны бирәм. Дөрес җавап булган очракта хәрефне шакмакка язам. Хәрефләр ачылып беткәч, укучыларыма гадәти соравымны бирәм: «Димәк, бүген дәрестә кем иҗатын өйрәнәбез?».

Могҗизалар кыры (Дәрдемәнд)

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ