Эссе

Болындагы чәчәкләргә сокланып карап торам… Алар арасында ниндиләре генә юк?! Бик купшылары, гади генә таҗлылары, аллы-гөллеләре, хуш ислеләре… Күз явын алырдай чәчәкләрне җәйге кояш иркәли, назлы яңгыр көмеш тамчылары белән куандыра. Бу гүзәллек күзләрне камаштыра, күңелләргә рәхәтлек бирә.

Укучыларымны шул чәчәкләргә тиңлим мин. Алар – асыл чәчәкләр – һәрберсе үзенчә гүзәл, сөйкемле. Менә – Фирүзә. Ул купшы чәчәк кебек. Чибәр генә, озын кара толымлы, һәрвакыт пөхтә, матур киенеп йөри. Дәрестә дә һәр сүзен сайлап, матур төгәл итеп җавап бирә. Әнә — Рузалин, гадилеге өчен аны ромашкага тиңләр идем, һәрчак гадел, төчеләнергә яратмый ул. Гади генә җавабында да тирән мәгънә ята, әйткән сүзен үлчәп кенә, әкрен генә сөйли. Язын беренче булып шытып чыгучы умырзая – Айдар. Ул әдәби әсәрләр укырга ярата. Дәреслекләрдән алдан ук укып чыга, өстәмә дә әзерләнә. Айдарның һәр дәрестә төпле җавап бирүенә, бирәчәгенә ышанам мин. Әнә – Мансур. Ул дәрестә җавап бирергә ашкынып тормый, әмма кайчан сорасаң да, аның җавабы әзер. Ә “беренчеләр”емне аллы-гөлле кыр чәчәкләренә тиңлим. Аларның һәрберсе төрле-төрле, мең сорау бирәләр, бар нәрсә белән кызыксыналар…

Укытучы буларак минем төп вазыйфам – әнә шул “чәчәкләрем”не җил-яңгыр тидермичә, сабакларын сындырмыйча, бөреләрен зәгыйфьләмичә үстерү. Кайчак үзем аларны җәйге кояштай иркәлим, назлы яңгырдай куандырам, чөнки мин яраткан эшемне башкарам.

Туган тел мөгаллимәсе буларак төп максатым – туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

“Чәчәкләрем” вакытында бөреләнеп, матур чәчәккә әверелсен өчен, мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр – остазым А.Г.Яхин методикасы, Ә.Рәхимовның “Үстерелешле укыту технологиясе”, “Мин-Син-Без” ысулы, халык педагогикасы; “Биш шакмак”, “Кроссенс”, “ПОПС” алымнары һәм башкаларны кулланам. Дәресләрдә күпчелек парларда, төркемнәрдә һәм командада эшләүгә өстенлек бирәм. “Самими чәчәкләрем”дә туган телебезне ярату, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү, матур әдәбият белән кызыксыну уяту өчен, мин төннәр буе илһамланып дәресләремә әзерләнәм, аларны сөендерү юлларын эзлим. Әлбәттә, кыенлыкларсыз да булмый. Бер укучыга, сыйныфка яраган ысул-алымнар икенчесенә ярамый; бер дәрес икенчесенә охшамый. Шунлыктан һәр укучы-чәчәгемә иҗади якын килеп, аларның сәләтләрен исәпкә алып, яңадан-яңа ысул-алымнар уйлап табарга тырышам.

Бала күңеле – гүзәл гөлбакча. Әнә шул гөлбакчаның чәчәкләре шиңмәсен, корымасын өчен, мин аларга сак кына кагылырга, аларны матурлыкны күрә белергә, яхшы эш-гамәлләр кылырга, үзлегеңнән белем алырга өйрәтергә, камиллекә омтылыш тәрбияләргә бурычлы.

Укытучы, заман куйган таләпләрдән бер адым алда барган очракта гына укучысын кызыксындыра, фән белән җәлеп итә ала, дип уйлыйм мин. Шунлыктан һәрдаим белемемне күтәрү һәм камилләштерү өстендә эшлим. Яңа информацион технологияләр үзләштерәм, семинарларда, мастер-классларда катнашып, һөнәри осталыгымны күтәрәм. Һөнәрем мине һәрвакыт эзләнүдә, үсеш-үзгәрештә булырга мәҗбүр итә.

Укучыларымның уңышына, тормышта үз урыннарын табуларына сөенәм мин.

Дәресләремә күпме генә әзерләнсәм дә, мөгаен, бер дәрескә дә дулкынланмыйча керә алмыйм, бугай. Бар нәрсә белән кызыксына торган 6 нчы сыйныф укучылары бүген нинди сораулар белән каршы алыр, 10 нчы сыйныф укучылары күңелендә кичә укыган әсәр урын алдымы икән, 1 нче сыйныфларым татар теленең үз хәрефе – “Ә”не онытмадылармы? Дәресләр беткәч, укучыларымның уңышларына сөенсәм, һаман да диктанттан начар билге алган 9 нчылар турында уйлыйм. Имтихан бирә алырлармы, киләчәктә авырлыкны җиңә алырлармы?..

…Укытучы өчен укучылары остазларының юлын дәвам итүе дә – олы куаныч. Ике укучым – Ләйсән Каюмова һәм Алисә Фәрзиева – бүген инде үзләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Бер-беребез белән киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшлибез.

…Унынчыларымның иҗади эшләрен тикшерәм. Кулыма Илүзәнең “Игелекле исем калдырырлык итеп яшәү рецепты”н алам, анда мондый юллар бар: “Иң беренче, әти-әнине хөрмәтләү, башка кешеләргә карата яхшы булуны кушам. Начар гадәтләрне; әшәке, ямьсез телле булу кебек ингредиентларны кушмыйм. Аларны кушсаң, ризыгыбыз тәмсез килеп чыгачак.

Шуннан белемгә омтылу, кешеләргә ярдәм кулы сузу, укымышлы булу, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау кебек әйберләрне кушам да, әйбәтләп туглыйм. Өстенә бераз юмор, елмаю, «тәмле телле булу»ны сибәм. «Игелекле исем» әзер! Ашыгыз тәмле булсын!”

Бу “Игелекле исем калдырырлык итеп яшәү рецепты”н һәр укучы-чәчәгем күңеленә сала алсам, миннән дә бәхетле кеше, мөгаллимә булмаячак!