7 кл.- фигыль — кабатлау

7нче сыйныф
I вариант
Укучының исеме _____________________________________________________________

Карточкалар белән эшләү. Мәкальләрдәге фигыльләрнең астына сызарга, төрен билгеләргә:
1. Сабанда сайрашсаң, ындырда ыңгырашырсың. 2. Илгә таянган Идел кичә ала. 3. Эшең ямьле булса, ашың тәмле булыр. 4. Киңәшле эш таркалмас. 5. Игә белгәннең игене уңа. 6. Акыллының аты да армый, туны да тузмый.

Тест биремнәрен үтәгез:

1. Затланышлы фигыльләр ничәү?
1) 2; 2) 3; 3)4.
2. Затланышсыз фигыльләр ничәү?
1) 4; 2) 5; 3) 6.
3. Затланышлы фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) заман;
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык;
3) тартым.
4. Затланышсыз фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) зат-сан;
2) заман;
3) юнәлеш, барлык-юклык.
5. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
1) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен;
2) эшнең үтәлү-үтәлмәвен;
3) эш кушуны, боеруны.
6.Ясалма фигыльләрне күрсәтергә:
1) ян, уян, ач, укы;
2) йокла, аша, бозлан, ерагай;
3) гафу ит, карар кыл, килеп кер, укып чык.

Түбәндәге фигыльләрне юклык формасына куярга:
Елый, тыңлый, китәчәк, белде, ясаган, кил, әйтсә, аңлар, җырлый, караган.
___________________________________________________________________________
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

7нче сыйныф
II вариант
Укучының исеме _____________________________________________________________
Карточкалар белән эшләү. Мәкальләрдәге фигыльләрнең астына сызарга, төрен билгеләргә:
1. Эш күрсәткән ирне ил онытмас. 2. Майсыз коймак табага ябышыр. 3. Кычытмаган җирне кашымыйлар. 4. Аңламый әйтмә, чәйнәп йот. 5. Иртә торган егетнең бәхете артык булыр. 6. Җил иссә, кура селкенә.

Тест биремнәрен үтәгез:

1.Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а) предметның исемен белдерә;
б) предметның билгесен белдерә;
в) предметның эшен белдерә.
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нишли? нишләде? нишләр?
в) нинди? кайсы?
3. Боерык фигыльне күрсәт.
а) укый;
б) утырды;
в) аша;
4. Укый фигыленең юклык төре нинди кушымча ялганып ясала?
а) –ма; б) –мә; в) –мый; г) –ми;
5. Фигыль ничә заманда килә?
а) бер; б) ике; в) өч;
6. Җырладым фигыле нинди заманда?
а) хәзерге заман;
б) үткән заман;
в) киләчәк заман.

Түбәндәге фигыльләрне юклык формасына куярга:
Көлә, уйный, киләчәк, ясады, өйрәнгән, әйт, эшләсә, язар, бии, белгән.
____________________________________________________________________________
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ