Архив рубрики: Таратма әсбаплар

Җыр белән эшләү өчен ярдәмлек

1. Игътибар белән җырны (көен, сүзләрен) тыңла. Җырның авторларын, кем башкарганын билгелә. 2. Бу җырда нинди хис-тойгылар, вакыйгалар сурәтләнә? 3. Җырның авторлары ни әйтергә теләгән? Әсәрнең идеясен билгеләп кара. 4. Әсәр сиңа ничек тәэсир итте? Синдә нинди хис-кичерешләр туды? 5. Җыр белән танышу синең белемнәреңне киңәйттеме? Аңлатып бир.

Картина (рәсем) белән эшләү өчен ярдәмлек

1. Игътибар белән картинаны кара. Жанрын һәм авторын билгелә. 2. Картинада кайсы вакыт сурәтләнгән дип уйлыйсың? Нәрсәгә нигезләнеп син мондый нәтиҗәгә килдең? 3. Бу чор, шәхесләр турында син ниләр беләсең? 4. Картинадагы геройлар, предметлар турында ниләр әйтә аласың? Һәр персонажга, предметка телдән портрет-сыйфатнамә бир. 5. Картина белән танышу синең белемнәреңне киңәйттеме? Аңлатып бир.