РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ
-
Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. -
Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. -
Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк! -
Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә - әдәплелек ул. -
Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер. -
Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр. -
Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр. -
Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия - өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр. -
Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер. -
Тәрбия акрынлык вә тәртип беләнкамиллек булдыру димәктер.