Белем бәйрәме

Белем көне — ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.

1нче сентябрь рәсми рәвештә «Белем көне» дип беренче тапкыр 1984нче елда игълан ителә. Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да «Белем бәйрәме»н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар.

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме, шигырьләр

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ