Бөтенроссия «Туган тел» форумы

2023 нче елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия «Туган тел» форумы үткәрелде. Форум эшендә Росссия Федерациясенең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, РФ һәм ТР мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре — барлыгы 800 кеше катнашты. Форум агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоцияциясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде. Әлеге зур вакыйганың бер өлеше — катнашучы, методик остаханәдә чыгыш ясаучы булу — минем өчен олы бәхет.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ