Ватанны саклаучылар көне белән!

Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызның ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Әлеге бәйрәм – тарихыбызда гаять үзенчәлекле. 23 февраль көнне без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезнең рәхмәт сүзләребезне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучыларга җиткерәбез.
Ватанны саклаган яисә бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телибез. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ