Сабантуй — халкыбызның иң көтеп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул — татар халкының уңганлыгын, булганлыгын, тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм. Сабантуй үз эченә бик күп этапларны ала. Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган.