29-30 нчы март көннәрендә мәркәзебез Казанда туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм мастер-класс бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә өченче тапкыр катнашсам да, быелгысы бигрәк үзгә, башкаларыннан аерылып тора иде. Беренчедән, әлбәттә үземнең биредә иң зур бүләк — Гран-при отуым булса, икенчедән, һәр мөгаллимнең көчле әзерлеге! Бәйге кысаларында үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар программасы һәм тел, әдәбият дәресләрендә кулланыла торган заманча метод-алымнарны тәкъдир итү — минем өчен әйтеп бетергесез тиңсез хәзинә. Шул хәзинәдән энҗедәй ялтырый торганнарын гына сайлап, укучыларыма җиткерергә, дәресләремдә кулланырга!
Отправить ответ
Для отправки комментария вам необходимо авторизоваться.