Туган тел һәм әдәбияты форумы

25-26 нчы октябрь көннәрендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә Россиякүләм туган тел һәм әдәбияты укытучыларының форумы узды. Ике көнлек бу форумда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән туган тел — рус, татар, мари, мордва, чуаш һ.б. телләр укытучылары үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Форум кысаларында төрле мастер-класслар, иҗади остаханәләр оештырылды. Биш кешедән торган Татарстан командасы составында мин дә үз эш тәҗрибәм белән уртаклаштым — өстәл уеннарын тәкъдир иттем. Әлеге форумда чыгышларны карагннан соң бик куандым — Татарстан составына кергән мөгаллимнәрнең чыгышлары башкаларныкыннан бер башка өстен иде. Димәк, сайлаган кыйблабыз дөрес, барасы юлыбыз туры!

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ