Укытучы — нинди бөек исем!

Яңа уку елының беренче кыңгыравы шалтырый… Без хәзер инде зурлар, бишенчегә күчтек. Бүгеннән төрле кабинетларга күчәчәкбез, төрле укытучылар укытачак… Кызык та, бераз шүрләтә дә. Беренче дәресебез – әдәбият дәресе. Сыйныфның иң чая кызы Рузалия барын да белә: безне Сәгадәт апа укытачак… Сәгадәт апа – татар теле һәм әдәбияты укытучысы гына түгел, мәктәп директоры да әле ул! Бер минут эчендә сыйныфташлар белән әллә ниләр уйлап бетердек?! Кырысмы, күп сорыймы, бишлеләр куямы, ә икеле?! Менә сыйныф ишеге ачылды: елмаеп, салмак кына атлап Укытучыбыз керде… биш минуттан без бар курку-шөбһәләрне онытып әдәбият киңлекләрен иңли идек… Укытучыбыз таләпчән дә, юмарт та булды: бишлеләр дә алдык, икелеләр дә булгалады.

Әйе, укытучым Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы – үз эшенең остасы. Ул һәр укучысын фән белән кызыксындыра, уртак тел таба белә. Дәрес кысалары белән генә чикләнми, укучысын һәрьяклап үстерә, сәләтләрен ача. Мәктәптә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен “Кыңгыраулар” әдәби түгәрәге оештыра, авыл баласының төшенә дә кермәгән чаралар, очрашулар оештыра. Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев, күренекле шәхесләр – Ф.Мөхәммәтшин, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Җ.Дәрҗеман, Г.Рәхим, Җ.Рәхимов һ.б. очрашулар үзе генә дә ни тора?! Безне Татарстан телевидениесеннән күрсәтәләр, үзәк радиодан яңгыраталар; “Сабантуй”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау”, “Заман сулышы” гәҗит-журналларында безнең язмаларыбыз урын ала. Әнә шулай бай, кызыклы тормыш белән яши, без – укучыларын да яшәтә!

Сәгадәт Имаметдин кызы бик күпләребез өчен укытучы да, остаз да булды. Шәхсән үзем Казан дәүләт университетын тәмамлагач, туган мәктәбемә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайттым. Укытучым мине дәресләрне кызыклы үткәрергә, балалар күңелен аңларга, укучыларда белемгә – туган телебезгә, әдәбиятыбызга, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтте.

Бүген укытучым, остазым, Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы лаеклы ялда. Ул илебезнең төрле төбәкләренә таралган укучылары белән горурлана ала – алар арасында укытучылар, табиблар, җырчылар,   игенчеләр һ.б. бар. Иң мөһиме – аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапты.
Гади генә авыл мәктәбен дәрәҗәле урыннарга, шәһәрнең зур-зур мәктәпләренә алмаштырмаган, 40 елга якын укучыларына дәрес биргән, 30 елдан артык директор вазыйфасын башкарган Татарстанның атказанган укытучысы – Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы укытучым булуы белән горурланам, барлык укучылары горурлана!

…Ике дистәгә якын укучыларыма туган телебез, аның аһәңлеген, әдәби әсәрләребезнең асылын, милли гореф-гадәтләребез, тарихыбыз буенча белем өләшәм. Тәҗрибәм дә, белемем дә җитәрлек кебек… әмма мин кабат-кабат Остазыма киләм… Аның акыллы киңәшләре, төпле фикерләре, күркәм эш-гамәлләре, гади генә җылы сүзе дә илһамландыра. Яңадан-яңа идеялар белән янарга, һәрдаим белем өстәргә, Укытучы исемен горур йөртергә этәрә.
…Хәтер дәфтәремне актарам… Балачакка, мәктәп елларыма кайтам. Менә 7 нче сыйныф укучысының “Кыңгыраулар” әдәби түгәрәгендә шигърият белән мавыккан вакыты… ул дәфтәренә күңелендә туган шигъри юлларын яза. Дәфтәренең нәкъ урта битендә Укытучысына багышланган шигыре урын ала:

Укытучы – нинди бөек исем!

Киң күңелле, сабыр холыклы

Күпме эзләсәң дә табып булмас,

Җир йөзендә Сезнең кебекне.

 

Укытучы – нинди бөек исем!

Рәхмәтле мин Сезгә гомергә.

Балалардан игелекләр күреп,

Насыйп булсын белем бирергә.

 

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ