Хуш киләсең, Нәүрүз!

 

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә «хәмәл ае» (ягъни март ае) дип йөрткәннәр. «Нәүрүз» фарсы телендә «яңа көн» дигәнне аңлата.

Нәүрүз  бәйрәме бүген дә уздырыла. Бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. Бу көнне самовар куела, тәмле коймаклар пешерелә. Әлеге сыйдан бөтен кунаклар да авыз итә.

НӘҮРҮЗ бәйрәме — сценарий

«Нәүрүз» турында шигырьләр — Нәүрүз, шигырьләр

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ