Һич картаймый шагыйрь иҗаты… (Габдулла Тукай иҗаты буенча  ачык дәрес эшкәртмәсе)

Һич картаймый шагыйрь иҗаты…

(Габдулла Тукай иҗаты буенча  ачык дәрес эшкәртмәсе)

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Әлмәт муниципаль районы

Түбән Мактама 1нче гомуми

урта белем бирү мәктәбе

Кереш (аннотация)

Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә 10нчы сыйныфта программада 3 сәгать (дәрес) каралган. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты алдагы сыйныфларда да өйрәнелә. Шуңа 10нчы сыйныфта бу белемнәр кабатланып, яңа белем-күнекмәләр: әдип иҗатына бәя бирү, чор белән бәйләү, шигырьләргә анализ ясау һ.б. формалаштырыла.

Әлеге дәрес эшкәртмәсе “ХХ гасыр башы шигърияте” бүлегенә, “Габдулла Тукай иҗаты” темасына карый. Дәрес А.Г.Яхин методологиясе нигезендә төзелә.

Беренче дәрес. Темасы “Һич картаймый шагыйрь иҗаты”.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Метапредмет нәтиҗәләр: балаларның әйләнә-тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү.

Предмет нәтиҗәләре: әдәби әсәрнең төр, жанрын, эчтәлеген, идеясен, проблемасын, сурәтләү чараларын, әдәби алымнарны билгели алуына ирешү.

Шәхси нәтиҗәләр: дөньяга гуманлы карашта булу.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша уздырып кабул итәргә өйрәнү.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: хикәянең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү, тел-сурәтләү чараларын ачыклау, аңлату, әдәби әсәргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү, фәлсәфи фикерләүгә ирешү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу.

Максат: 1. Габдулла Тукай иҗатына гомуми бәя бирү, шагыйрь иҗаты аша ХХ гасыр башы татар әдәбиятының төп темасын, идеясен, идеаль героен һәм сурәтләү чараларын табу;

  1. укучыларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
  2. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм халыкның күренекле шәхесләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, хрестоматия, Г.Тукай портреты, шагыйрьнең 125 еллыгына багышлап чыгарылган материаллар, энциклопедия, плакат, шигырьләр җыентыгы, Х. Ямашев һәм Ш. Мәрҗәни портретлары, үзбәя карточкасы, проектор, презентация.

Дәрес төре: катнаш дәрес

Кулланылган методлар һәм алымнар: эзләнү ысулы (А.Г.Яхин методологиясе): проблемалы сорау кую, аңлатмалы анализ ясау, сорау-җавап, төркемдә эшләү, сүзлек белән эшләү, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку, иҗади эш алымнары.

Дәреснең планы

Эш төре Вакыты
1 Оештыру моменты 1
2 Актуальләштерү (тест эшләү) 7
2 Яңа тема буенча эш (Г.Тукайның “Дустларга бер сүз”, “Иттифакъ хакында”, “Пар ат”, “Өзелгән өмид”, “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре”, “Шиһаб хәзрәт” шигырьләрен уку һәм анализлау; сүзлек белән эш һ.б.) 30
3 Өй эше бирү: I вариант – Г.Тукай тормышы һәм иҗаты буенча  хронологик таблица төзергә (ел — вакыйга);

II вариант – шагыйрьнең үзегезгә ошаган берәр шигыренә язма анализ ясарга;

III вариант – “Тукайның бер көне” дип исемләнгән миниатюр инша язарга.

2
4 Йомгаклау (сорауларга җаваплар бирү, дәрескә нәтиҗә ясау) 5

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. I. Оештыру моменты:

— Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – “Һич картаймый шагыйрь иҗаты” дип атала. Бүген без сезнең белән Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне башларбыз. Максатыбыз – Габдулла Тукай иҗатына бәя бирү. Аның иҗаты аша ХХ гасырның темасын, идеясен, уңай героен билгеләү.

 (дәреснең темасы, максатлары һ.б. буенча әзерләнгән презентация куелып барыла)

  1. II. Актуальләштерү:

— Бүген без  Сезнең белән 2 төркемдә эшлиячәкбез. Һәр төркем бер-берсенең җавапларын бәяли, тулыландыра барсын. Үзбәя карточкаларна үз эшегезгә бәя биреп, билгеләр куеп барырга онытмагыз.

Төп эшкә күчкәнче Габдулла Тукай тормыш юлын һәм иҗатын ни дәрәҗәдә белүегезне бәяләр өчен тест эшлибез, биремнәр үтибез (кушымта).

(укучылар биремнәрне төркемнәрдә бергәләп башкара,соңыннан җавапларын презентациядән карап тикшерәләр)

III. Яңа тема буенча эш:

-Хәзер 2 төркем дә Г. Тукайның “Дустларга бер сүз” шигырен күңеленнән укып чыксын, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне аерып чыксын.

— Күчерелмә мәгънәдәге нинди гыйбәрәләр таптыгыз?

(милләт ертыгы)

— Дөрес. Ә нәрсә соң ул “милләт ертыгы”, укучылар.

— Ә шагыйрь нишли? Дөрес, “милләт ертыгы”н җөйли.

— “Милләт ертыгы”н нәрсәләр тәшкил итә? Шигъри юллар белән дәлилләгез.

(наданлык – гакыл  белмәс  хайваннарга без охшамыйк,

битарафлы – илдә булган хәлләргә дәшми калмыйк һ.б.)

— Әлеге сыйфатларны Тукай нинди сүз белән белдерә?

(йокы)

Тактага плакат-таблица эленә

Наданлык

Битарафлык

Икейөзлелек

Мин-минлек

— Ә “милләтнең ертыгы”н ничек бәйләп була?

— Г.Тукай әлеге шигырьдә татарларга нишләргә куша?

(берләшергә —  …тотынышып кулга кулны

барып керик хөрриятнең кочагына…)

— Димәк, шигырьнең төп темасы, идеясе нидән гыйбарәт?

(милли азатлык)

— Ә хәзер “Иттифакъ хакында” шигырен укып, анализлап китик.

— Монда сүз ни турыда, нинди фикер күтәрелгән? “Иттифакъ” нәрсәне аңлата?

(берләшү, йокыдан уянырга чакыра)

Тактада күчмә таблицада төп фикерләр чыга, аны бер укучы укый

— Ә хәзер, 2 төркемгә дә карточкалар таратам. Әлеге шигырьләрдә без карап киткән темалар чагыламы?

(Г. Тукайның “Пар ат” һәм “Өзелгән өмид” шигырьләреннән өзекләр бирелә – укучылар үз фикерләрен белдерәләр).

— Укучылар, “Дустларга бер сүз” һәм “Иттифакъ хакында” шигырьләрендәге геройлар уңай була аламы?

(Юк)

— Нигә? Җавапларыгызны дәлилләгез.

— Ә хәзер 1нче төркем Г.Тукайның “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре”, икенче төркем “Шиһаб хәзрәт” шигырен укый, бәя бирә, төп геройның сыфатларын саный.

Эшкә керешкәнче алдыгызда торган “Татар энциклопедиясе”ннән әлеге әдипләр турында белешмә табыгыз, безгә хәбәр итегез.

(Сүзлек белән эш – кыскача белешмә)

— Ягез, шигырьдә төп геройлар кемнәр?

(Ш.Мәрҗәни, Х.Ямашев)

— Аларга нинди сыйфатлар хас?

(Тактада күчмә таблицада төп фикерләр чыга, аны бер укучы укый)

— Укучылар, әлеге геройлар ниндиләр?

— Дөрес, уңай. Аларны безгә шагыйрь үрнәк итеп куя, аларга охшарга тырышыгыз, дип өнди.

— Димәк, алар уңай геройлар. Алар турында тагын ни әйтеп була?

— Дөрес, реаль, тормыштан алынган геройлар.

— Х. Ямашев белән Ш. Мәрҗәни  ХХ гасыр башының уңай геройлары. Һәм алар безнең милли геройларыбыз, чөнки аларның халкыбыз, милләтебез өчен башкарган эшләре бихисап.

— Чорның уңай геройларын таптык. Ә хәзер алда үткән әдипләребез: Ф. Әмирхан, Г. Исхакый иҗатларын да берләштереп чорның төп темасын, идеясен билгелик.

(тема – милли азатлык, идея – берләшү,

бер-береңә ярдәм итү,  белем алу һ. б.)

  1. Өй эше: I вариант – Г.Тукай тормышы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзергә (ел — вакыйга);

II вариант – шагыйрьнең үзегезгә ошаган берәр шигыренә язма анализ ясарга;

III вариант – “Тукайның бер көне” дип исемләнгән миниатюр инша язарга.

  1. Йомгаклау:
  • Укучылар, бүгенге дәреснең темасына игътибар итик әле. Ни өчен “Һич картаймый шагыйрь иҗаты”?

(җаваплар, дәлилләр тыңлана)

— Больницада үлем түшәгендә яткан Тукай: “…1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым”, — ди. Әлеге фикерне сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзләре белән Габдулла Тукай нәрсә әйтергә теләгән?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

Дәресебез тәмам.

Дәрескә нәтиҗә, билгеләр кую (билгеләр укучыларның үзбәя карточкаларына һәм дәрестә җавап бирүләренә нигезләнеп куела)

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Галимова А.Г. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: Яңалиф, – 2005. – 148 б.
  2. Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш. Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 206 б.
  3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф. Заһидуллина. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
  4. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 159 б.

Кушымта

Тест

1. Г.Тукай туган ел:

1. 1884
2. 1886
3. 1885

2. Г.Тукай туган авылны атагыз:

1. Кырлай
2. Өчиле
3. Кушлавыч

3. Җаекта Тукай нинди мәдрәсәдә укый?

1. Галия
2. Хөсәения
3. Мотыйгия

4. Тукай ничәнче елда Казанга килә:

1. 1906
2. 1901
3. 1907

5. Тукайны шагыйрьләр арасында кем 3 нче урынга куя?

1. Ф.Әмирхан
2. С.Рәмиев
3. Г.Ибраһимов

6. Тукайның иң якын дусты кем?

1. Ф.Әмирхан.
2. С.Рәмиев
3. Г.Ибраһимов

7. Тукай ничәнче елда вафат була?

1. 1911
2. 1913
3. 1915

8. “И, Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!” әлеге өзек әдипнең кайсы шигыреннән:

1. “Пар ат”
2. “Китмибез”
3. “Таян Аллага”

9. “Тукай” романын кем язган:

1. Әхмәт Фәйзи
2. Гариф Гобәй
3. Ибраһим Гази

10. Тукайның сөйгән кызының исеме ничек?

1. Зәйтүнә
2. Газизә
3. Мәмдүдә

Сораулар:

1. Тукайның әти-әнисенең исемен язарга.
2. Г.Тукайга багышланган ничә музей бар?
3. Шагыйрь хезмәт юлын кем буларак башлый?
4. Җаекта Тукай нинди газет-журналларда эшли?
5. Тукай тәнкыйтькә кагылышлы нинди төп сүзне әйтә?
6. Тукай Җаектан Казанга килүе турында кайсы әсәрен иҗат итә?
7. Тукай премиясе кайчан, кемнәргә бирелә?
8. Тукай кемнәрдән үрнәк ала?
9. Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган (3 санарга)
10. Әдипнең кайсы әсәре сиңа ошый? Ни өчен?

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ