СИМВОЛЛАРЫБЫЗ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ

Татарстан Республикасының дәүләт флагы

Татарстан Республикасы флагы турындагы карар 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителде.

Флагның авторы, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты — Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы.

Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата:

— яшел төс — яшеллек, яшьлек төсе;

— ак төс — чисталык, сафлык, пөхтәлек төсе;

— кызыл төс — көч, яшәү һәм игелеклелек төсе.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы

           Татарстан Республикасы дәүләт гербының авторлары: Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм Риф Фәрхетдинов (башкаручы). Гербның үзәгендә — канатлы ак барс, ул барлык Татарстан халкын яклаучы, саклаучы символ.

Татарстан Республикасының дәүләт гимны

Татарстан Республикасы гимнының авторлары — Рамазан Байтимеров (сүзләре) һәм Рөстәм Яхин (көе)

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живёт в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

     Филипп Пираев тәрҗемәсе