ТАТАРСТАН турында

ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ
Татарстаным җирендә
Урнашкан күп шәһәрләр.
Якташларымның күбесе
Шәһәрдә көн күрәләр.
Казан шәһәре бик зур
Миллион кеше сыйдыра.
Аның борынгы тарихы
Үзенә хөрмәт тудыра.
Гигант “камАЗ” башкаласы
Иң яшь шәһәр ул – Чаллы.
Халкының тоткан кыйбласы
Сайлаган юлы саллы.
Данлыклы сәгать заводы
Чистайда бит урнашкан.
Ике танышымның берсе
Чистай сәгате таккан.
Иң укымышлы кешеләр
Яшәгән шәһәр Минзәлә.
Укытучылар, табиблар
Нәкъ шунда әзерләнә.
Шәһәрләр белән танышып
Тарихларын белегез.
Я бер сәяхәткә чыгып
Барысын да күрегез!
 Артур  Хәбибуллин

 

Гөлшат  Зәйнашеваның «Туган җирем — Татарстан» шигыре

 

ТАТАРСТАН турында презентация

ТАТАРСТАН