Авыл укытучысы — 2021

«Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашу күптәнге хыялым иде. Аллага шөкер, быел әлеге бәйгенең өченче турында катнашу бәхетенә дә ирештем. Республикабызның төрле районнарыннан килгән тугыз тәҗрибәле хезмәттәшем белән бер мәйданда «көч сынашу» күңелдә якты хатирәләр калдырды. Әлеге бәйге, миңа укытучы буларак үземнең методик әзерлегемне,  камилләштерергә, яңа ысул-алымнар өйрәнергә этәрде.

Бәйгедә катнашучы һәркемгә, «Мәгариф» журналы редакциясенә, бигрәк тә Альберт Сабировка үземнең тирән хөрмәтемне һәм олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ