Бәйрәм белән!

Тагын бер уку елы артта калды. Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелле дә, бераз моңсу да бәйрәм. Күңелле, чөнки тагын бер уку елы артта калды: укучыларыбыз яңа белемнәр, яңа җиңүләр яулады, тиздән бик тиздән барыбыз да ял итәчәкбез; күңелсез, чөнки озак еллар укыткан, якын булган чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашыр вакыт җиткән. Укчыларыбызга хәерле юллар, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын телим!

Хезмәттәшләремә сәламәтлек, әйбәт һәм нәтиҗәле яллар насыйп булсын!

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ